Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Акташтан Зөлфия Садыйкова Бөтенроссия табиблар конкурсында җиңү яулаган

Татарстаннан өч табиб Бөтенроссия табиблар конкурсы (2013 ел) лауреатлары булдылыр.

«Иң яхшы авыл табибы» номинациясендә Әлмәт үзәк шифаханәсенең Акташ участогы табиб-педиатры Зөлфия Садыйкова өченче урынга лаек булды. «Иң яхшы кардиолог» номинациясендә Чаллыдан табиб-кардиолог Наилә Станиченко һәм «Медицина реабилитациясенең иң яхшы табибы» номинациясендә табиб-физиотерапевт Фәния Басыровалар өченче урынга лаек булды.

Әлеге конкурс 40 номинация буенча үткәрелә. Шул ук вакытта биредә катнашкан белгечнең эш стажы 10 елдан да ким булмаска тиеш. Җиңүчеләр акчалата бүләкләнгән. Беренче урын - 500 мең, икенче урын - 300 мең, өченче урын өчен 200 мең акча бирү каралган, дип хәбәр итә "tatar-inform.ru".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250