Үзен-үзе дәвалаган табиб үлгән
Чаллыда үз-үзенә тамызгыч система (капельница) куйган табиб үлгән.
Гадәттә тыш хәл каланың Яңа шәһәр битсәсендәге фатирда була. Төнге сәгать 11 дә 41 яшьлек табибның үле гәүдәсен дусты таба. Фаҗига инъекция нәтиҗәсендә дип фаразларга җирлек бар. Табибның беләгендә кадалган энәсе калган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.Мәрхүм ветеринария клиникасында җитәкче урында эшләгән.
Моңа кадәр шулай ук Чаллыда эш кабинетында муенына укол ясаганда 44 яшьлек анестезиолог-реаниматолог үлгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа