Замана медицина технологияләре шул дәрәҗәгә иреште ки, вакытында табибка мөрәҗәгать иткәндә ракны дәвалау, савыгу проценты зур
Бу атнада Бөтендөнья рак авыруларына каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр.
Җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге глобаль проблемага җәлеп итү максатыннан 2005 елдан чаралар халыкара Яман шешкә каршы берлек башлангычы белән үткәрелә.
Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге 3 нче поликлиникасы мөдире Сергей Карамаликов сүзләренчә, әлеге датаның әһәмиятен кеше үлеменә сәбәпче авырулар арасында яман шешнең икенче урында торуы ачык дәлилли.
Узган ел өлкән яшьтәгеләрне диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәттә 24 мең 961 кеше табибларга күренгән. Шул тикшерүләр вакытында 66 әлмәтледә яман шеш авыруы ачыкланган. Азмы бу, күпме?
- 25 мең белән чагыштырганда аз сыман, ә 66 кешенең гомерен саклап калуларын искәрсәң, бу зур сан, - дип шәрехли күрсәткечне сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Вера Головина. - Димәк, диспансерлаштыру куйган максатына ирешкән.
Сергей Карамаликов та участок табибларының ямаш шешне ачыклауда роле бәяләп бетергесез булуын ассызыклый.
- Табиблар арасында "башланганда рак "дәшми", соңга таба "кычкыра" дигән гыйбарә йөри. Чөнки яман шеш баш калкыткан чорда бернинди билгеләр дә булмый. Дәвалауны ул шуның белән катлауландыра да, - дип ассызыклый Сергей Карамаликов. - Сәламәтлек какшап китү нәтиҗәсендә, я булмаса башка сәбәпләр белән участок табибларына күренгәндә яман шеш ачыкланса, диагностиканы һәм дәвалауны берсүзсез махсус клиникаларда дәвам итәргә, ә халык табибларын, халык медицинасын читләтеп узарга кирәк.
- Замана медицина технологияләре шул дәрәҗәгә иреште ки, вакытында табибка мөрәҗәгать иткәндә ракны дәвалау, савыгу проценты зур, - дип искәртә Вера Головина.
1-2 нче стадиядә мөрәҗәгать итүчеләрнең 95-98 проценты савыга. 3 нче стадиядә килүчеләрнең исә 65-70 проценты терелә. Ә яман шеш соңгы стадиядә ачыкланса, сәламәтләнү ихтималы 16-18 проценттан артмый. Әлмәт табиблары әйтүенчә, рак азган вакытта гына мөрәҗәгать иткән 100 кешенең 28 е бер ел дигәндә үлә (соңгы дистә ел эчендә төбәктә табибларга соң мөрәҗәгать итү аркасында үлем очраклары 7,1 % ка арткан).
15 ел эчендә республиканың көньяк-көнчыгышында рак белән авыручылар саны 51,5 процентка арткан. Моны нигездә диагностиканың яхшыруы белән бәйлиләр. Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге 3 нче поликлиникасында бүгенге көндә тирә-юньдәге 9 районнан 11 257 кеше исәптә тора. Ел саен 2000 ләп яңа очрак ачыклана. Соңгы елларга анализ исә Әлмәттә онкология белән хәлнең башкаларга караганда уңайрак булуын күрсәткән.
Сергей Карамаликов белдергәнчә, Әлмәттә күкрәк бизләре рагы беренче урында тора. Икенче урында - тире, өченчедә юан эчәк шешләре бара. Аннан кала үпкә, ашказаны, хатын-кыз органнары рагы. Онколог сүзләренчә, күкрәк бизе шешен ачыклауның иң ышанычлы ысулы - маммография.
- Әлеге диагностика хәтта шеш ихтималын да күрергә сәләтле. Узган ел Әлмәттә маммография тикшерүе узган тугыз мең хатын-кызның 25ендә яман шеш булуы ачыкланды. Сигезендә шешнең башлангыч чоры иде. Иң аянычы онкодиспансерга рак ачыкланганнарның бары тугызы гына мөрәҗәгать итте, - дип хәлнең кискенлеген ассызыклый табиб.
Калганнары дәва эзләп халык табибларына киткәндер дип фаразлыйлар. Әлмәт табиблары махсус сораштыру уздырып тагын шуны ачыклаган - яман шеш табылу турында хәбәр ишеткәннәрнең 80 проценты табиб киңәшләрен бөтенләй хәтерләми.
Илдар Раббаниев, республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары (Әлмәт поликлиникасы кураторы):
- Әлмәттәге 3 нче поликлиника заманча медицина җиһазлары һәм кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Күптән түгел бирегә Чаллыдагы хезмәттәшләре килеп китте. Хәйран калдылар. Биредә табиблар да, тикшерү мөмкинлеге дә яхшы. "Мондагы табибларга ышанмыйм. Казанга барырга кирәк," - диючеләргә җавабым шул - аерма юк. Тагын шуны искәртүне кирәк табам: яман шеш турындагы шикне тәгаенләүгә ким дигәндә бер ай вакыт китә. Бу законнар белән билгеләнгән срок. Һәм ул һәр авырудагы яман шешнең индивидуаль портретын төзү өчен зарури вакыт. 1 ай эчендә генә кискен үзгәрешләр булмый - авырулар шуны истә тотсын иде. Аннан соң сәламәтлек өчен көрәш табиблар эшчәнлегеннән генә тормый. Аларның өлеше 15-18 проценттан да артмый. Кеше үзе игътибарлы булырга тиеш. Мисал өчен, Америкада тәмәке тартучының иминият хисабыннан шундук билгеле бер өлеше киселә. Планлы күзәтүгә килмәсә дә пациент медицина страховкасының шактый өлешеннән колак кага.
Шамил Шафигов:
- Рак турында сөйләгәндә аны ачыклауда участок табиблары төп роль башкара, диләр. Узган ел эчке органнарында рак икәне ачыкланып, 3 ай дигәндә әти үлеп китте. Метастаза иде. Югыйсә, табибка күренми тормады. "Ашказаным авыртып тора", - дип тә бер генә күренмәде. Эндоскоп белән ашказанын тикшерәләр дә үзгәрешләр юк дип кайтаралар. Озак вакытлар тән температурасының 37 дән төшмәве табибны шикләндерергә тиеш булгандыр бит. "Башыңа төшкәч, башмакчы буласың" икән. Хәзер беләбез инде. Әле тагын ракның үсә-таркала торган үзлеге һәм таркалу калдыкларын кан анализы күрсәтүенә дә төшендек. Соңладык кына.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа