Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын ничек киметергә?

Артериаль кан басымын, холестерин һәм глюкозаны даими контрольдә тотарга, артык авырлыкны күзәтеп торырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк.

Инфаркт, инсульт һәм башка йөрәк-кан тамырлары авырулары — бөтен дөньяда үлемнең иң еш сәбәбе, әмма билгеле бер тәкъдимнәрне үтәсәң, аларның барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкин.

«Сәламәтлек күрсәткечләрен даими контрольдә тотарга, артык авырлыкны күзәтеп торырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Үз сәламәтлегегезгә игътибар итегез, вакытында табибка барыгыз һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау белән шөгыльләнегез», — дип киңәш итте кардиолог Сергей Провоторов.

Табиб искәрткәнчә, ир-атларда мондый авыруларның кискенләшү куркынычы кырык яшьтән соң арта, хатын-кызларда менопауза башлану белән.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә сизелерлек йогынты ясый торган башка факторлар арасында табиб артериаль гипертензияне һәм икенче типтагы шикәр диабетын аерып күрсәтте. Моннан тыш, ул корсак өлешендә  май катламнарын күзәтеп торырга киңәш итте. Кардиолог сүзләренчә, тән күләменә билне колачлау нормасыннан чыгып төзәтмәләр кертергә була: ир-атларда — 94 сантиметрга кадәр, хатын-кызларда ул 80 сантиметрга кадәр булырга тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса