Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йогышлы авыруларның артуы күзәтелә

Шәһәр һәм районның санитар-эпидемиология торышы тынычланырга ирек бирми: әле бер, әле икенче төрле авырулар килеп чыгып тора.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге начальнигының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары И.В.Хәйруллина билгеләп үткәнчә, быелның апрель аенда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда йогышлы авырулар 21,5 процентка артыграк теркәлгән. Ә менә паразитлар тарафыннан таратыла торган авырулар 22,4 процентка кимегән. Вируслы хроник "С" гепатиты белән авыручылар саны да 28,6 % ка үскән. Шулай ук вируслы этиология пневмониясе белән авыру 12 очракка артыграк теркәлгән.

Ирина Владимировна апрель аенда 2011 елның әлеге чорына карата кайбер йогышлы авырулар буенча кимү күзәтелүен ассызыклады. Мәсәлән, сифилис 55,5 процентка, кискен эчәк инфекцияләренең барлык төре суммасы 8,8 процентка, вируслы хроник гепатит белән авырулар 10 процентка кимегән. Соңгысы быел апрель аенда "В" гепатиты ачыкланмау хисабына шушындый күрсәткечкә ирешкән. Кызылча 66,7, җил чәчәге 54,6 процентка төшкән.

Социаль яктан әһәмиятле булган йогышлы авырулар белән хәл киеренке тора. Туберкулез белән авыручыларның 125 процентка артуы күзәтелә. Шуның 75 проценты сулыш органнары туберкулезына туры килә. И.В.Хәйруллина теркәлгән туберкулез очракларының 28,6 процентының авыруның бацилляр формасын (йогышлы) тәшкил итүен бәян итте.

Йогышлы тире авыруларына килгәндә, апрельдә микроспория 66,7, корчаңгы 38,5, трихофития 200 процентка арткан. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, микроспория, корчаңгы авыруларын күпчелек зурлар йоктырган. Бәхеткә, быел да узган ел кебек үк апрельдә бетләү очраклары теркәлмәгән. Узган айда ОРВИ белән 3507 кеше авырган. 2011 елның апрелендә салкын тидереп авыручылар саны 31 процентка кимрәк теркәлгән булган.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар язның икенче аенда теркәлмәгән. Бу чорда эт-песиләр тешләүдән 45 кеше зыян күргән. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 процентына хуҗасыз хайваннар ташланган булган. Зыян күрүчеләрнең 29 проценты балалар.

Дифтерия, кызамык, бума ютәл, столбняк, полиомиелит, дизентерия, кешеләр арасында котыру авырулары белән быел апрель аенда мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Сакланганны Аллаһ саклар, диләр. Табиблар йогышлы һәм башка төрле авырулар йоктырмас өчен гигиена таләпләрен сакларга, үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртырга киңәш итә.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250