Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә санитар-эпидемиологик вәзгыять турында фикер алыштылар

Бүген Әлмәт муниципаль районындагы санитар-эпидемиологик хәлгә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе вәкилләре, шәһәр хезмәтләре, район Советы аппараты, Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау, мәгариф идарәләре, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, шулай ук Үзәк район хастаханәсе, коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау буенча Татарстанның көньяк-көнчыгыш округы штабы җитәкчелеге катнашты.

Киңәшмәдә һәрбер юнәлеш буенча махсус служба җитәкчеләре хисап тотты. Шулай ук БДИ үткәрү буенча методик тәкъдимнәрнең үтәлешен дә тикшерделәр.

Ләйлә Фазлыева ассызыклап үткәнчә, имтихан тапшыру барышында Роспотребнадзор идарәсенең барлык таләпләре дә төгәл үтәлергә тиеш.

Моннан тыш, Татарстан Премьер-министры урынбасары коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәткән “Татнефть” компаниясенә, дәүләт бурычын үтәүдә уртак эш алып барганнары өчен шәһәр һәм район җитәкчелегенә һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын таратуда ярдәм күрсәткән әлмәтлеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Альмир Абашев поликлиникаларда планлы эш оештыру, статистик мәгълүматлар алып бару һәм коронавирус инфекциясен дәвалау буенча киңәшләр бирде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов коронавируска каршы көрәш штабы эшчәнлеге белән таныштырды.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса