Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт җәмәгать транспортында битлек режимын контрольдә тоту көчәйтеләчәк

Әлмәт автобусларында һәм троллейбусларында битлек режимын саклау буенча рейдлар үткәреләчәк.

Битлексез пассажирларны җәмәгать транспортыннан чыгарырга яки салонга кертмәскә ниятлиләр.

Закон бозучыларга карата РФ Административ Хокук бозу кодексының 20.6 маддәсе буенча беркетмәләр төзеләчәк. 1000 сумнан 3000 сумга кадәр штраф салу мәсьәләсе белән беркетмәләр судка тапшырылачак.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте рейдлар сәүдә нокталарында да үткәреләчәген хәбәр итә.

Фото: Знамя труда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса