Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туберкулез — мәкерле авыру

Элегрәк асоциаль тормыш алып барганнар авыруы булып саналса, хәзер туберкулез йогынты ясауга бирешмәүче инфекциягә әйләнде, дип чаң суга табиблар.

Илдә туберкулез буенча катлаулы хәл 90 нчы еллар башында күзәтелгән булган. Ул вакытта авыруның иң хәвефле бацилляр формасы берничә йөз тапкырга артып, хәтта урыны-урыны белән туберкулез "кабынган". Соңгы унъеллыкта дөнья бергәлеге кабат "туберкулез - кешелеккә янаучы мәкерле хаста" дигән фикергә килгән. Рәсәйдә быел авыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 5 % ка кимегән кимүен. Ә Татарстан буенча күрсәткечләр былтыргы дәрәҗәдә тукталган. Әлмәттә исә туберкулезның бацилляр формасы 91,7 процент тәшкил иткән. Бу хакта туберкулезга каршы ведомствоара комиссия утырышында ассызыкланды.

Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән тарала. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Иммунитет түбән булганда туберкулез таякчыклары канга эләгеп авыруга әйләнә. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, районда ел саен 100-150 кешедә туберкулез диагнозы ачыклана. Бер авыру 5-10, хәтта 100 кешегә инфекция йоктырырга мөмкин. Әлмәтнең баш табибы белдергәнчә, димәк, эпидемиологик хәлне кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле юлы - флюорография яки рентген тикшерүе. 14 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорография тикшерүен һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Әлмәттә, мисал өчен, ел саен 14 яшьтән өлкән 75 меңгә якын кеше флюорография торырга тиеш. Чынлыкта, 77 проценттан да артмый бу күрсәткеч. Ә авыл җирендә ул бигрәктә түбән - 50-60 процент чамасы гына.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2 миллиардка якын кеше Кох таякчыклары белән зарарланган (җир шарында яшәүче халыкның өчтән бере дигән сүз!). Ел саен 9 миллион кеше шул авыруга дучар була. Шуларның 3 миллионы өзлегүдән үлә. Россиядә ел саен 100 меңнән артык кеше туберкулезның актив формасы белән авырый, ел саен 25 меңгә якын кеше якты дөнья белән хушлаша. Уйланырга җитди сәбәп бу.

Ләйләгөл Минаева

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250