Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ТР Президенты: катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булганнан соң, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез, дип белдерде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рөстәм Миңнехановка яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында республикада хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Президент  эшсез калган кешеләр өчен видеоэлемтә буенча оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты.

«Россия Президенты Владимир Путин пособиеләргә дәгъва кылучы затлар өчен процедураны җиңеләйтү өчен „Россиядә эш“ федераль сайты безнең система белән төгәл төзелгән, синхронизацияләнгән. Өч көн эчендә 3 меңнән артык мөрәҗәгать керде", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

ТР Президенты түләүләрне алу өчен «Россиядә эш»порталында теркәлергә кирәк, дип өстәде. Шул ук вакытта барлык мәгълүматлар да дистанцион рәвештә кертелә, тикшерүдән соң гариза бирүченең счетына түләүләр күчә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гражданнарның бу категориясе пособиедән тыш, балигъ булмаган һәр балага 3 мең сум алырга мөмкин.

«Мин барлык халыкка мөрәҗәгать итәргә телим: үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Әлегә самоизоляциягә караганда куркынычсызлыкның нәтиҗәлерәк чаралары юк. Сабыр булыгыз. Сезне өйдә калырга чакырам. Безнең стратегик предприятиеләрдә дә барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә. Гражданнарыбызның сәламәтлеге-безнең өчен өстенлекле. Һәм бүген күрелгән чаралар инде эшли", - дип йомгаклады ТР Президенты.

Элегрәк, 8 апрельдә, Россия Президенты Владимир Путин эшсезләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турында белдерде. Эшен югалткан һәм эш белән тәэмин итү хезмәтенә агымдагы елның 1 мартыннан соң мөрәҗәгать иткән кешеләргә апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособие югары планка буенча автомат рәвештә түләнәчәк. Пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сумга кадәр арттырылган.

«Россиядә эш» порталының мәгълүматлар банкында Татарстанда 38,5 мең вакансия исәпләнә, шул исәптән 22,9 меңнән артык вакансия үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында эшли торган предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса