Татарстанда ВИЧ диагнозлы гастарбайтерларны эзлиләр
Республикада яшәүләре куркыныч тудыра дип табылган ВИЧ-инфекцияле һәм туберкулез белән авыручы 17 мигрантны полиция һәм миграция хезмәте эзли. Санитар табиблар күзәтүеннән алар узган ел "югала".
Россия кулланучылары күзәтчелегенең Татарстан идарәсе башлыгы Ирина Патяшина сүзләренчә, былтыр 17 меңгә якын мигрант медицина күзәтүе узган. Шуларның 929 ында инфекцияле авырулар булуы ачыкланган. 22 се ВИЧле, 40 ында туберкулез, калганнарында җенси юл белән күчә торган инфекцияләр табылган.
Куркыныч тудыручы авырулары булган һәм илдән чыгарылырга тиешлеләрнең 21 туган якларына җибәрелгән Ә менә Татарстанда теркәлмәгән, ә бәлки миграция исәбендә генә торган 17 "кунак"ның кайдалыгы билгесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа