Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда табиблар җитми

Бүгенге көндә табиб белгечлеге буенча 672 ставка буш тора

Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, кадрлар җитешмәү персоналларга артык эш йөкләүгә китерә, аеруча участок хастаханәләрендә эшләүче белгечләр моның белән яхшы таныш. Нәтиҗәдә, персонал эшчәнлегенең дә, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты да канәгатьләндерерлек булмаска мөмкин.

Татарстанда барлыгы 12180 табиб хезмәт итә. Бүгенге көндә әлеге белгечлек буенча эшләр өчен 672 буш урын бар, ягъни, норманы тутыру өчен нәкъ шул кадәр санда белгеч җитми. 12 меңнән артык табибның да 21,2 проценты пенсия яшендә, ләкин Гадел Вафин әлеге категориядәге хезмәткәрләр үз вазыйфаларын тиешенчә башкара дип саный.

Быел яшь белгечләрнең 80е авыл җирлекләрендә эшләргә теләк белдергән. Министр сүзләренчә, авыл җирлекләрендә табиб амбулаторияләре күп булмаса да, 80 белгечнең теләген генә канәгатьләндереп булырга тиеш.

Адель Вафин, башка еллардан аермалы буларак, былтыр республикада табиблар санының берникадәр артуын да ассызыклады. Мисал өчен, узган елда Татарстанга башка регионнардан 120 табиб килеп эшли башлаган. Әлеге күрсәткечләрнең үз лидерлары да бар - Түбән Камага 19, Лениногорскка 16, Яшел Үзәнгә 10 шундый белгеч эшләргә кайткан. "Бүгенге көндә Казанда гына түгел, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллыда да яхшы дәвалау учреждениеләре җитәрлек. Аларның саны киләчәктә дә артыр дип уйлыйм, чөнки без республикага эшләргә килгән белгечләргә конкурентлыкка сәләтле шартлар тудырырга тиешбез", - диде министр, чит төбәкләрдән белгечләр җәлеп итүнең бер юлын күрсәтеп.

Кадрлар санын арттыруның икенче юлын, министр, белгечләрне торак белән тәэмин итүдә күрә. ТР президенты боерыгы нигезендә, республика клиник хастаханәсе (РКБ) янында ике бина салыначак, ул 254 фатирга исәпләнгән йортлар булачак. Фатирлар беренче чи ратта чит төбәкләрдән килүчеләргә биреләчәк, аренда бәясе 70 процент тәшкил итер дип уйланыла.

Адель Вафин фикеренчә, әле эшли генә башлаган белгечләргә фатирларны бушка бирү мөмкин эш түгел. Чөнки, белгечнең үз вазыйфаларын ничек башкарачагын, коллектив белән эшләп китә алу-алмавын аз вакыт эчендә төгәл генә ачыклавы авыр.

Министр, табибларның хезмәт хакларын арттыру хакында да җиткерде. "Хәзерге вакытта табибларның уртача хезмәт хакы 33 меңнән артык", - дип ассызыклады ул, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250