Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татар блогерлары карантинда булган авыруларга бүләкләр алып килде

Бүген танылган татар блогерлары Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнеп, хәзерге вакытта карантинда булучылар янына барды.

Алар арасында Илназ Габидуллин (@kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (@tatar_malay), Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka) һәм Резеда Миннегулова (@rezedaking) бар. 

 

 

Блогерлар Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә Татарстан Республикасы флагы, чәкчәк һәм бал кебек татлы күчтәнәчләр, шулай ук милли киемнәрдәге курчаклар һәм китаплар белән килгән.

Шул рәвешле блогерлар ватандашларыбызга рух күтәренкелеге өстәргә, ә коронавирусның җиңел формасы диагностикаланган өч кешегә тизрәк савыгуларын теләргә уйлаган.

Билгеле булганча, Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән китерелгән россиялеләрнең дүртесе – Татарстаннан түгел. Һәм бүләкләр аларга республикабызны, татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәчәк. Барлык бүләкләрне дә яшьләр  пациентларга посылкалар кабул итү һәм тапшыру өчен махсус пунктта калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса