Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибларга кытлык аркасында килеп чыккан хәл депутатларны борчуга сала

13 ноябрь көнне Социаль сәясәт комитетының һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программалары үтәлешен контрольдә тоту комиссиясенең берләштерелгән утырышы булды.

Анда сәламәтлек саклау оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы һәм әлеге оешмаларны югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышта депутатлардан тыш Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фонды, сәламәтләндерү учреждениеләре һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Утырышны комитет җитәкчесе Светлана Захарова алып барды.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хезмәт хаклары һәм учреждениеләрне әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү турында мәгълүмат белән җыелучыларны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, республикада медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын, берничә чорга бүлеп, арттыру буенча планлы эш алып барыла. Төп окладлар хезмәт хакының минималь күләменә кадәр арттырылган, кызыксындыру сыйфатында өстәмә түләүләр билгеләнгән. Хәзер табибның хезмәт хакы иң аз өстәмәләр белән 12 мең 640 сум, иң күп өстәмәләр белән - 36 мең 700 сум. Сентябрь аенда табибларның уртача хезмәт хакы - 31 мең сумга якын, урта медперсоналныкы - 18 мең сумнан артык, кече персоналныкы 11 мең 363 сум булды.

Министр урынбасары сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кадрлар кытлыгының кискен булуына игътибар юнәлтте. Бүген республикада 4 мең табиб һәм 9 меңгә якын шәфкать туташы җитми. Бу исә медицина хезмәтенең сыйфатына тискәре йогынты ясый. Министрлык фикеренчә, моның төп сәбәпләре итеп торак булмауны һәм социаль яклау чараларының бик чикләнгәнлеген атарга кирәк. Шулай ук медицина кадрлары әзерләү системасының нәтиҗәсезлеге һәм табиб һөнәренең дәрәҗәсе югалу да зур роль уйный. Шуңа күрә әзер белгечләр еш кына хосусый клиникаларга күчә, югарырак хезмәт хакы булган башка регионнарга китә, медицина өлкәсен бөтенләй ташлый.

Аннары чыгыш буенча фикер алышулар булды. Депутатлар хәлнең мондый кискен торышына борчылу белдерделәр, килеп туган хәлне урыннан кузгату буенча министрлыкның планнары белән кызыксындылар, хезмәт хакын арттыру юллары тәкъдим иттеләр. Парламентарийлар фикеренчә, ашыгыч чаралар күрелмәсә һәм барлык якларның бергәләшеп эш итүе тәэмин ителмәсә, гомумән түләүле медицинага күчеп бетү куркынычы килеп туачак.

Сөйләшү нәтиҗәсендә комитет республика хөкүмәтенә берничә тәкъдим кертте. Алар арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә ташламалы шартларда ипотекага фатир бирү мөмкинлеге турыру да бар. Сәламәтлек саклау министрлыгына табибларның хезмәт хакларын арттыру киңәш ителә. Депутатлар җирле үзидарә органнарына мәктәпне тәмамлаучы яшьләрне медицина уку йортларына юллама белән кертергә һәм укып бетергәч эш белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр.

Комитет шулай ук өч республика һәм ике федераль закон проектын карап тикшерделәр, дип хәбәр итә Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

almetyevsk.tatar.ru

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250