Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әстерхан чикләвеге йөрәк һәм шикәр авыруларыннан саклый

Көндәлек ризыкларга әстерхан чикләвеген дә өстәү симерү белән иза чиккән кешеләрнең кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртып кына калмый, ә аларны йөрәк, шикәр авырулары килеп чыгудан да саклый.

Үткәрелгән тикшерүләрдән соң инглиз галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Элегрәк уздырылган тәҗрибәләр шуны күрсәтә: әстерхан чикләвеген куллану организмдагы "яхшы" холестеринның күләмен арттыра, ә менә "начар" холестеринны киресенчә кысрыклап чыгара, ә бу исә йөрәк эшчәнлегенә уңай тәйсир итә. Әлеге чикләвекнең картаюга каршы эшчәнлек алып барган антиоксидантларга бай булуы да ачыкланган. Моннан тыш ул хәтерне яхшырта, яман шеш барлыкка килүдән дә саклый.

Яңа тикшерүләр шуны күрсәтә: чикләвекне көн дә куллану кан тамырларның эчке тышчасында урнашкан күзәнәкләр катламы - эндотелий эшчәнлеген яхшырта. Эндотелий - тәндәге иң зур, бөтен тукмаларга таралып урнашкан актив эндокрин орган. Ул канның оешу сәләтен контрольли, кан басымын, йөрәкнең кыскару активлыгы, бөерләрнең фильтрлану функциясен җайга салырга ярдәм итә торган матдәләрне синтезлый. Эндотелий эшчәнлеге бозылу ешрак йөрәк, шикәр авырулары, гипертония, гиперхолестеринеми һәм тәмәке тартучыларда күренә.

Тәҗрибәләрдә симерүдән интеккән 30-75 яшьтә булган 46 кеше катнаша. Шуларның яртысы ике ай дәвамында көн дә 56 грамм кыздырылмаган әстерхан чикләвеге ашый. Бу вакыт дәвамында аларның берсенең дә авырлыклары артмаганы күзәтелә. Шактый туклыклы саналган әлеге ризыкны куллану кирәкмәгән, зыянлы ризыклар ашаудан да саклый, дип белдерә белгечләр. Атнасына 28 грамм чикләвек ашаган хатын-кызлар, ашамаганнарга караганда шикәр авыруы белән 24%ка кимрәк чирли икән. Атнага бер тапкыр куллану исә шикәр авыруы куркынычын 13%ка киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250