Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Смартфоннар хәтергә тискәре йогынты ясавы ачыклаган

Гаджетлардан актив файдаланучы балаларның яктылык һәм тавыш сигналларына реакциясе акрынайган, язганда хаталар саны сизелерлек арткан.

Теләсә нинди кәрәзле телефоннарны, шул исәптән смартфоннарны куллану хәтер сыйфатына тискәре йогынты ясый. Моңа Тимур Фрунзе урамындагы Мәскәү дәвалау үзәге табиб-терапевты Олеся Набокова игътибар иткән. 

«Смартфонның кеше организмына йогынтысы тискәре факторларының берсе - хәтер кимү», – диде табиб.

Аерым алганда, гаджетлардан актив файдаланучы балаларның яктылык һәм тавыш сигналларына реакциясе акрынайган, язганда хаталар саны сизелерлек арткан. Моннан тыш, галимнәр аларның эшкә сәләтлелеге начарланганын, игътибары һәм хәтере кимегәнен билгеләгән.

Әмма, табиб сүзләренә караганда, мобиль җайланмалар үзләре күптән түгел пәйда булса да, хәзер үк алар белән бәйле нәтиҗәләр ясарга мөмкин.

Шул ук вакытта хәтернең начараюын туктатырга мөмкин. Кыска вакытлы хәтерне 30 процентка яхшырту өчен ай буе көндәлек ярты сәгатьлек интеллектуаль күнегүләр таләп ителә. Сүз телдән исәп һәм кире тәртиптә исәп, шулай ук саннар һәм сүзләр белән шөгыльләр турында бара.

Смартфон кулланганда кешеләрнең гәүдә торышын исәпкә алсак, кул, бармак, муен һәм җилкәләрне хәрәкәтләндерүне үз эченә алган зарядка да файдалы булачак, дип өстәде Набокова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса