Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мәктәп баласының сәламәтлеген ничек сакларга?

Әлеге киңәшләр - көзен, вируслы чорда иммунитетка көчле булып калырга ярдәм итүнең иң яхшы ысуллары.

Физик күнегүләр
Көненә бер сәгатьтән дә ким түгел физик активлык зарур (бию, актив уеннар, куышлы, көрәш, һ.б.).

Сын (осанка)
Сумканы дөрес йөртү, төз утыру (3 туры почмак барлыкка килергә тиеш - табаннар идәндә, тезләр өстәл астында, гәүдә белән аяклар арасы 90 градус) кирәк.

Йокы режимы
Башлангыч сыйныфларда 9-12 сәгать йоклау мәҗбүри;
13 яшьтән узган балаларга 8-10 сәгать йокы кирәк;
Йокларга ятканчы 1-1,5 сәгать алдан планшет һәм телефоннардан баш тарту зарур.

Күзләр
Һәр 20 минут саен эштән бүленеп, күзләргә ял бирү мөһим, 1-2 минутка еракка, башка предметларга карап тору файдалы.

Саф һава
Балалар утырган бүлмәне ешрак җилләтергә, саф һавада йөрергә киңәш ителә.

Ашау-эчү, туклану
Туклыклы иртәнге аш, көн дәвамында төрле ризыклар, күбрәк яшелчә һәм җиләк җимеш, дөрес кабымлык ашау кирәк.

Шәхси гигиена
Бәдрәфтән соң, ашау-эчү алдыннан һәм аннан соң, урамнан кергәч, кулларны яхшылап юу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса