Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шифаханә ярдәм көтә

Әлмәт үзәк район шифаханәсендә авыруларны кабул итү бүлмәсенә (приемный покой) ясалучы капиталь ремонт "2011-2012 елларга ТРның сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

ЦРБның баш табибы Ә.Мортазин сүзләренә караганда, ремонттан соң кабул итү бүлмәсе кабул итү-диагностика бүлекчәсе итеп үзгәртелеп, яңартылган бинаның мәйданы киңәячәк һәм шифаханәгә Төзүчеләр проспекты яклап керү урыны ясалып, ул да төзекләндереләчәк. Авыруларны кабул итү кагыйдә ләренә дә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Биредә кече операция бүлмәсе белән шокка каршы зал эшли башлар дип көтелә. Анда реаниматолог һәм хирурглар тарафыннан кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге бүлмә-гә пациентлар рәсмиләш- терү узганчыга кадәр кабул ителәчәк.
Бүлекчәдә рентгенодиагностика, компьютер томо- графиясе, ФГДС, ФКС, УЗИ, травматолог бүлмәсе, экспресс-лаборатория ачыла- чак. Шунысын да билгеләргә кирәк, реконструк- ция вакытында коляскада йөрүче инвалидлар өчен махсус киңәйтелгән ишек, санузел һәм башкаларны булдыру да күз уңында тотыла.
Программа буенча ЦРБга 51 миллион 668 мең 800 сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 11 миллионы тышкы коммуникацияләрдән тыш кабул итү бүлекчәсенә капиталь ремонт ясауга тотыла. Медицина технологик җиһазлары алуга барлыгы 40 миллион сумлап акча юнәлтеләчәк. Ә.Мортазин әйтүенчә, ремонт эшләрен тәмамлау өчен өстәмә 5 миллион сумнан артыграк акча кирәк. Муниципаль район башлыгы Р.Әбүбакировның капиталь ремонтка ярдәм кирәклеге турындагы мөрәҗәгатеннән соң Әлмәтнең 15 предприятиесе шифаханәнең исәп-хи- сап счетына барлыгы 465 мең сум акча күчергән. Алар: "Предприятие Кара Алтын" ЯАҖ, "Девон-кредит" АБ ААҖ, "Сбербанк"- ның Әлмәттәге бүлекчәсе, "АКИ-Банк" филиалы, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ, АЗУЭС, АЗЖБИ, "Стройкомплектация" ҖЧҖ, АПМК-23, "Фенстер", "Промсвязьмонтаж", 2, 13 нче ЖЭУ, "АЦСЖ", "Свободное такси", "Сәнәгать иминият компаниясе". Кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакына теләге булган һәркем шифаханәгә ярдәм итә ала.
Акча күчерү өчен реквизитлар Әлмәт муниципаль районы сайтында күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X