Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шифаханәдә операция ясау барышын видеокамерага төшереп булачак

Моны авырулар да, табиблар үзләре дә эшли ала.

"Гражданнарның сәламәтлеге нигезе турындагы" федераль законга үзгәрешләр кертерү турындагы тәкъдим Дәүләт думасына инде тапшырылган.

Әлеге тәкъдим белән чыгучылар бирегә катлаулы операцияләрдән алып, пункция ясау, биопсия кебек процедураларны да кертәләр. Бу - авыруларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда бер адым. Дәвалау барышының ничек үтүе турында документаль раслау да ул. Чөки үз эшен башкарган табиблар тарафыннан шактый гына ялгышлар ясалуы беркемгә дә сер түгел. Нәтиҗәдә исә кеше сәламәтлегенә, тормышына зыян салына. Ә моның шулай булуын раслардай дәлилләр юк.

Әлеге идея авторлары фикеренчә, авыруның сәламәтлегенә зыян салынган очракта, видеоязма булу хокук сакчыларының эшен җиңеләйтәчәк. Шул ук вакытта табибларга да үзләренең хаклы булуларын дәлилләргә мөмкинлек туа. Бу, операция дөрес ясалып та, авыру үлгән очракка кагыла.

Табиблар ялгышы аркасында үлүчеләрнең төгәл саны билгеле булмаса да, белгечләр һәр ел саен 50 мең кеше зыян күрә, дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250