Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сез йоклыйсыз, ә СПИД -юк

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Икенче ел рәттән әлеге дата уңаеннан "ВИЧка тест Европа атналыгы" уза.

21 ноябрьдән 28 енә кадәр СПИД-үзәк Әлмәттә дә шундый ук чара оештырды. Үзәк белгечләре сүзләренчә, түләүсез диагностика узарга теләүчеләр әлегә 20 дән чак кына артыграк. "Бу хаста миңа тимәячәк дип ышанган инде безнең халык", - ди белгечләр.

Нинди генә чаралар уздыруга да карамастан проблема актуальлеген югалтмый.

- Элегрәк наркотиклар таралу ихтималын да күз уңында тотып, пропаганда даирәсе буларак мәктәп укучыларын сайласак, хәзер 30, 40, хәтта 50 яшьлекләргә игътибар арттырдык. ВИЧ йоктыручылар нәкъ шулар арасында күп. Дөрес алар бәлки чиктән тыш тотнаксыз да түгелдер, ләкин партнерының авыру икәнен яшерүе аркасында инфекция йоктырырга мөмкин. СПИД-үзәк уздырган анкета нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Өлкәннәр саклану чараларына битараф, - ди СПИД-үзәкнең эпидемиология бүлеге мөдире Дамир Вилданов.

Бу хакта һәм Әлмәттә СПИДка каршы көрәш, аның белән бәйле вәзгыять турында бүген Әлмәт СПИД-үзәге белгечләре матбугат конференциясендә сөйләде. Бүген Әлмәт төбәгендә вич-инфекцияле 1100 кеше яши. Әлеге күрсәткеч буенча Әлмәт Бөгелмәдән чак кына калышып икенче урында бара. Бездән соңгы баскычта лениногорскилылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса