Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тидереп авыручылар саны арта бара

Узган атнада республика буенча ОРВИ белән авыручыларның 11014 очрагы теркәлгән.

Әлегә авыру күрсәткече эпидемиологик "бусага"дан түбән. Шулай булса да, салкын тидереп авыручылар саны аннан алдагы атнага караганда 32,2 процентка арткан. Күпчелек балалар авырый. Ике яшькә кадәргеләргә 40,9, 3-6 яшьлекләргә 29,5, 7-14 яшьлекләргә 17,5 процент туры килә.

Шулай ук гриппка каршы прививка ясау да башланган. Татарстанга федераль бюджет хисабына 932580 доза вакцина кайтарылган. Инде 84500 кеше прививка ясатырга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса