Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле, махсус режим кертте

Режим массакүләм чараларны чикләүне һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит ил командировкаларын гамәлдән чыгаруны аңлата.

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада 15 апрельгә кадәр Махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Халыкара спорт чаралары яхшырак санитар-эпидемиологик хәлгә кадәр күчерелгән, спорт матчлары тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелә. Планлаштырылган гастроль концертларын уздыру бары тик оештыручыларның кешеләр иминлеген тәэмин итү өчен таләпләрнең бөтен исемлеген төгәл үтәп, шәхсән тамашачылар сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык бирә алганда гына мөмкин», — дип билгеләп үтте Галимова.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит ил командировкаларын юкка чыгарырга дигән карар кабул итте. Шундый ук киңәш республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде.

Коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларга Роспотребнадзор хезмәткәрләренә урын, тору һәм кайту даталарын, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат бирергә киңәш итә. Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылган: +7(843)296-02-24. Ә авыру симптомнары килеп чыкса, мәҗбүри рәвештә табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык республика халкын илдән читкә чыгудан тыелырга чакырабыз. Әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кушабыз. Алда торган язгы каникуллар уңаеннан балаларның сәламәтлеге өчен чит илләргә чыгулардан баш тартырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса