«Ромашкино», «ЯН» кабат җиңүчеләр арасында
«Татнефть» Мәскәүдә узган «Здравница-2015» Бөтенроссия форумында катнашты. Форум кысаларында узган бәйгедә Компаниянең кайбер социаль объектлары иң яхшылар дип табылды.
«Татнефтегазпереработка» идарәсенең «Ромашкино» санаторий-профилакторие «Климат ярдәмендә дәвалау һәм авыруларны кисәтүнең иң яхшы технологияләре» номинациясендә алтын һәм «Иң яхшы здравница» номинациясендә көмеш медальгә лаек булды.
Ә «Ямашнефть» идарәсенең «ЯН» санаторий-профилакторие «Территорияне бизәү буенча иң яхшы здравница» һәм «Иң яхшы физкультура-савыктыру комплексы» номинацияләрендә алтын медальләр белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр арасында Компаниянең башка социаль объектлары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа