Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

РМДЦда COVID-19 вирусына кыска вакыт эчендә тест узарга мөмкин

Аны өлкәннәр һәм 7 яшьтән узган балалар уза ала.

Кайчакта вирус булмавы турында белешмә ашыгыч рәвештә кирәк булып чыгуы бар:

- документны кайбер категория хезмәткәрләрнең эш бирүчеләре сорый.

- чит илдән кайтучылар өч эш көне эчендә коронавируска тест тапшырырга тиеш.

- медицина учреждениесенә планлы госпитализацияләү өчен пациентларга шулай ук коронавируска тикшерү узарга кирәк.

Медсанчастьтә кыска вакыт эчендә тест узарга һәм вирус булмау турында белешмә алырга була.

Мазок алу вакыты - 7.00 дән 14.00 гә кадәр.

Игътибар:
7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр анализ тапшырганда, нәтиҗәсе икенче көнне 10.00 нан 17.00 гә кадәр бирелә.
11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр анализ тапшырганда - бер көннән соң 10.00нан 17.00 гә кадәр бирелә.

Ял көннәре - шимбә, якшәмбе.

Материалны рәсмиләштерү һәм алу РМДЦ бинасында, 1 нче катта башкарыла.
Үзегез белән паспорт булу, битлек кию зарур.

Белешмәләр өчен телефон: 311-315, 311-433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса