Әлмәт таңнары

Ришвәт алган табибны хөкем карары көтә

Прокуратура табиб-терапевтка карата кузгатылган җинаять эшен судка җибәргән.

Реклама

Менделеевск үзәк шифаханәсендә эшләүче табиб ике пациенттан ялган больничный кәгазе тутыру өчен 1,5 меңәр сум акча алган булган. Тугыз көннән ул тагын алардан 2 шәр мең сум алган - бу юлы эшкә вакытсыз яраклылык турындагы кәгазьне ябу өчен. Моннан тыш табиб әлеге кешеләрнең амбулатор карталарына булмаган авырулары турында да язган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте. Тикшерү барышында табиб гаебен тулысынча таныган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: