Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус билгеләрен искәртә

Югары температура, туңып калтырану, ютәл, борын тыгылу, сулыш алу авырлыгы, хәлсезлек һәм баш авыртуы - коронавирус инфекциясен йоктыруның беренче билгеләре булып тора, дип искәртә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Ведомство Covid-19 дан саклану буенча кагыйдәләр җыелмасын чыгарды.

Яңа авыруның билгеләре ОРВИ яки бронхитка охшаган. Әмма табиблар кеше ике атна дәвамында бу авыру аеруча киң таралган илләрдә булган очракта коронавирус күзәтелү мөмкинлеген фаразлый. Аерып әйткәндә, Кытайда, Италиядә, Иранда яки Көньяк Кореяда булган кешеләр шик астына эләгә.

Белгечләр Covid-19 диагнозын Россиядән чыкмыйча, ике атна дәвамында күзәтү астында булучылар яки авырулары лабораториядә расланган кешеләр белән аралашучыларда фаразлый ала.

Авыруның иң авыр күренешләре - көчле респиратор дистресс-синдромы, пневмониянең авыр формасы (шул исәптән сулыш җитмәү белән), сепсис яки септик шок.
Диагноз лаборатория тикшеренүе ярдәмендә раслана яки кире кагыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса