Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар килүе турындагы хәбәрне кире кактылар

Республика клиник хастаханәсенә коронавирус инфекцияле пациентларның килүе турындагы мәгълүматны кире кактылар.

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Мессенджерларда Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар килүе турында хәбәрләр таратыла башлады.

“Әлеге мәгълүмат ялган, ул чынбарлыкка туры килми. Хөрмәтле татарстанлылар һәм республика кунаклары, зинһар, борчуга бирелмәгез - Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли”, - дип өстәделәр медицина учреждениесендә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса