Һәр унынчы кеше артык тән авырлыгыннан интегә
Татарстанның 10 % халкы артык тән авырлыгы белән яши, дип белдерә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Узган елны планлы диспансеризация вакытында, Татарстанның һәр алтынчы кешесендә йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы булуын ачыклаганнар. 2014 елда 544 000 кеше планлы диспансеризация узган. Һәр бишенче кешедә төрле авырулар ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа