Әлмәт таңнары

Программистның гәүдәсен алыштырачаклар

Владимир шәһәреннән Валерий Спиридонов башын яңа гәүдәгә утыртуга беренче кандидат булган, дип хәбәр итә Gazeta.ru The Daily Mail га сылтама белән.

30 яшьлек Спиридонов сирәк авырудан - арка мускуллары атрофиясеннән иза чигә. Ул Италия табибы Серджо Канавероның беренче эксперименталь пациенты булачак. Табиб әйтүенчә, күпләгән дәгъвачылардан аның нәкъ менә Россия егетен сайлавы юкка түгел. Аның операциясе нәкъ менә шундый диагнозлы пациентларга исәпләнгән икән.

«Карарым катгый һәм мин аны үзгәртергә уйламыйм», - дип белдергән Валерий Спиридонов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: