Озын буйлылар яман шештән сакланырга тиеш
Кешенең буена карап аның сәламәтлеген фаразларга була дип саный Бөекбритания галимнәре.
Кыска буйлы кешеләр арасында йөрәк чиренә бирешүчеләр күбрәк икән. Галимнәр раславынча, буйны чикләүче геннар кандагы холестерин һәм майлар микъдарын арттыра ала. Озын буйлылар исә яман шештән сакланырга тиеш, ди Бөекбритания галимнәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа