Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Онытма: сәламәтлек сатылмый!

Соңгы арада яшьләр арасында насвай таралды. Наркотик матдә булып тормаса да ул сәламәтлеккә зур зыян сала.

Насвай тәмәкедән һәм селтедән (сүндерелгән известь, аның урынына үсемлек көле дә кулланылырга мөмкин) тора. Шулай ук аның составына үсемлек мае һәм башка компонентлар керә, тәмләткечләр дә өстәлә. Сүндерелгән известь һәм көл тирәлек кислоталылыгын үзгәртә һәм авыздагы лайлалы тышча аша никотинның канга үтеп керүен арттыра. Насвай гастрит, аннан соң ашказаны җәрәхәте үсешенә "ярдәм итә". Моннан тыш, төкерек белән эчкә инфекция үтеп керү нәтиҗәсендә кешедә күңел болгану, укшу, эч китү күзәтелә башлый. Яшүсмерләр әйтүенчә, насвайдан соң тәмәке тарту теләге бетә. Бу әлеге матдәдә күп күләмдә никотин булуга бәйле.

Насвай кечкенә шарчыклар яки таякчыклар, порошок яки пластик масса формасында сатуга чыга. Аның төсе караңгы яшел төстә булучан. Әлеге матдәне куллану никотин һәм шулай ук психологик бәйлелекне китереп чыгара.

Россия законнары нигезендә насвай наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелми. Шунысы сөендерә, әлегә наркологик диспансерга мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Әти-әниләрдән һәм укытучылардан яшүсмерләргә карата бик игътибарлы булу кирәк, чөнки насвайны кулланганнан соң кешедән тәмәке исе килми. Шулай ук насвай сату очракларына юлыкканда 45-27-02, 45-26-94 ышаныч телефоннары аша хәбәр итү сорала.

ТР буенча Россия ФКСН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге

Фото: http://up63.ru/novosti/novaja-nikotinovaja-gadost-rasprostranjaetsja-po-shkolam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250