Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан мәктәпләрендә бактерицид нурландыргыч урнаштырылачак

Мәктәпләрдә Татарстан бюджеты хисабына һаваны зарарсызландыру өчен 8930 бактерицид нурландыргыч урнаштырылачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бактерицид нурландыргычлар сатып алу өчен 77 млн 289 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Якын арада аларны һәр мәктәптә, һәр катта икешәр итеп, ашханә һәм актлар залларында да урнаштырачаклар. Бактерицид нурландыргычларны урнаштырганчы, Роспотребнадзор сыйныфларны җилләтергә тәкъдим итә. Җайланмалар һаваны вируслардан чистартырга, бактерияләрнең 90% ын һәм инфекцияләрнең таралуын минимумга китерергә ярдәм итәчәк.

Фото: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса