Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Новосибирск галимнәре күкрәк сөтеннән яман шеш белән көрәшергә сәләтле дару ясаганнар

Новосибирск шәһәрендә күкрәк сөтеннән эшләнгән яман шешкә каршы препаратны сынап карау эшләре төгәлләнгән.

Яман шешкә каршы эффектив препаратлар ясау - әлеге авыру белән көрәшүнең бер юлы ул. Әлеге эшкә Химик биология һәм фундаменталь медицина институты да саллы гына өлеш кертә, дип яза «Российская газета».

Күкрәк сөтенең составын тикшерү эшен инде 2000 елда ук башлыйлар. Аның составында булган аксымнан яман шеш белән көрәшергә сәләтле лактаптин дигән дару ясарга ирешкәннәр. Тик менә күкрәк сөтеннән аксымны аерып алу бик катлаулы һәм кыйммәткә төшә икән. Галимнәр моның башка ысулын да тапканнар: ген инженериясе ярдәмендә аңа алмаш әзерләгәннәр. Ягъни, эчәк таякчыклары күзәнәкләрен күп күләмдә аксым эшләп чыгарырга "мәҗбүр иткәннәр". Бу исә әлеге препаратны лаборатория шартларында гына тикшереп калмыйча, аны җитештерә башларга мөмкинлек бирә.

Даруны сынау тәҗрибә тычканнары һәм күселәрендә үткәрелгән. Аның эффективлыгы һәм куркынычсызлыгы тикшерелгән. Яңа дару яман шешнең үсүен 50%ка тоткарлый, ә б у исә химиотерапиянең бүгенге методикасы таләпләренә җавап бирә. Ә менә "химия"дән аермалы буларак әлеге дару кеше организмына зыян салмый һәм аны агуламый да.

Галимнәр әйтүенчә, лактаптин яман шеш күзәнәкләрен үтерә, ә менә сау-сәламәт күзәнәкләргә зыян салмый икән.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250