Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ГТО нормативларын тапшырдылар

Бүген шәһәр пляжында ГТО нормативларын тапшырдылар

 

Биредә үз көчен дистәләгән әлмәтле сынап карарга булды.
Нормативлар өч күнегү буенча тапшырылды: турникта тартылу, озынлыкка сикерү һәм идәннән күтәрелү.

"Бүген теләгән һәркем үз-үзен тикшереп, күнегүләр ясый һәм нәтиҗәсен белә алды. Күп кенә 11нче сыйныф укучылары консультация сорап килде. Мәсәлән, алар кайчан үзләренең алтын билгеләрен ала алачак яки институтка кергәндә өстәмә баллар биреләчәкме. Барысы да күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә узды", - диде физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Дмитрий Бакалдин. 

Ул карантиннан соң күпләрнең гадәти тормыш рәвешенә керә башлавын һәм спорт белән шөгыльләнүгә әйләнеп кайтуын, бүген кайберәүләрнең ГТО нормативын тапшыру өчен махсус ерактан килүен билгеләп үтте. 

Мәсәлән, катнашучыларның берсе шәһәр пляжына Урсалыдан велосипедта килгән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса