Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медсанчастьта йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл узды

Медсанчастьта йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды.

Табиблар жруналистларга әлеге авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм башкалар хакында сөйләде. 1 нче кардиология бүлеге мөдире Диләрә Таһирова кискен өянәкләр булу, күкрәк тирәсе авырту белән үк кичекмәстән медицина ярдәме чакыртырга кирәклеген искәртте. Йөрәк өянәге вакытында һәр минут кадерле. Әгәр кешенең кан басымы 140/90 нан арта икән, табибка мөрәҗәгать итү хәерлерәк. Узган ел медсанчастьта кискен коронар синдромлы 903 авыру дәваланган, ашыгыч кардиология бүлеге аша 1500 дән артык кеше узган. Баш табиб Мөнир Закирҗанов журналистларга хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтен дә җиткерде.

Фото:msc.tatneft.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250