Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медицина хезмәткәрләренең хезмәтне ничек саклаулары сыналды

Профсоюзлар көне уңаеннан сәламәтлек саклау идарәсе профсоюзлары тарафыннан дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында хезмәтне саклау буенча бәйге уздырылды.

Яшьләр үзәгендә узган әлеге чарада 5 команда - медсанчасть, ЦРБ, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү службасы, наркология диспансеры, стоматология поликлиникасы, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе катнашты. Биш этапта да командаларга хезмәтне саклау өлкәсендәге осталыкларын, белемнәрен күрсәтергә туры килде. Соңгы этапта үзешчән сәнгатьтәге осталык сыналды. Бәйге чын бәйрәмгә әйләнде. Жюри балалар шифаханәсенең "Бригада ах" командасын иң яхшысы дип тапты. Калган командалар төрле номинациядә билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса