Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттәге "Ветеран" үзәгенең матди-техник базасын ныгыту зарур

Шәһәрдәге "Ветеран" үзәгендә хезмәт күрсәтү сыйфатын тагын да яхшырту өчен матди-техник базасын ныгыту һәм яңа технологияләр үзләштерү зарури.

Әлеге модернизацияләү чараларына финанслар җәлеп итү өчен 2014 елгы республика программасына эләгергә кирәк. Техник бирем һәм финанслау сметасын әзерләү - кичектергесез бурыч. Башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин үзәккә эшлекле визиты барышында шуны искәртте. Өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль адаптация, тернәкләндерү һәм медицина хезмәте күрсәтүче учреждение ай саен 150 ләп кеше кабул итә. Ә бина конструкциясе, атап әйткәндә, сантехника кабинетлары ул кадәр үк йөкләнешкә исәпләнмәгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү катлаулы. Берничә тапкыр үзгәреш кичергән бинада идәннәр төрле биеклектә, ишекләр дә инвалид коляскалары сыярлык түгел. Процедураларның җылы коридорлар белән тоташмаган төрле кабинетларда узуы да уңайсызлыклар исемлеген тулылындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250