Әлмәттә туберкулез борчу тудыра
Әлмәттә туберкулез белән авыручылар кимеми. Киеренке торыш кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә.
Кичә бу җәһәттән уздырылган утырышта чыгыш ясап, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин быелның ун аенда туберкулез белән авыруның 93 очрагы ачыклануын бәян итте. Авыручыларның 76 сы шәһәрдә, 17 се авылда яши. Туберкулез белән авыручыны ачыклау бүген җиңелләрдән түгел, чөнки ике елдан да артыграк вакыт тикшерү узмаучылар бар. Шуңа күрә һәркем флюорография тикшерүен даими үтәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа