Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ТИСБИ идарә университеты базасында сурдотәрҗемәчеләр өчен курслар оештырылды

Язмыш кешеләрне төрлечә сыный. Кемнәргәдер төрле авырулар җибәрә, икенчеләр алдына көтелмәгән бәхетсезлек очраклары китереп чыгара, өченчеләрен байлык белән сынап карый.

Арада иң түземнәре физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дияр идем мин. Көн саен проблемалар белән очрашуга да карамастан, аларда яшәү дәрте ташып тора, рухлары нык. Шәһәрдә һәм районда 12 меңгә якын инвалид яши. Аларның 287 се ишетү сәләтен югалткан кешеләр.

Ишетмәүче кешеләргә аеруча авыр. Чөнки аларның кул, ишарәләр белән аңлатуларын һәркем аңламый. Шул ук вакытта чукрак-телсезләргә шифаханәләргә, башка оешмаларга барырга туры килә. Бу сорауны чишү максатыннан "Һәркем өчен кулай тирәлек" максатчан программасы кысаларында белгечләрне сурдотәрҗемәгә өйрәтү буенча укулар оештырыла башлады.

11 еллык сурдотәрҗемәче стажына ия булган Ирина Желябина 11 февральдән ТИСБИ идарә университеты базасында оештырылган курсларга янә укучылар җыйды. Ишарәләр белән сөйләшү һәм бармак белән хәрефләр өйрәнү серләренә төшенү 19 февральгә кадәр дәвам итә. Әлеге төркемгә Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Зәй муниципаль районнары белгечләре тупланган. Әлмәтнең дә 15 медицина хезмәткәре мондый курслар узуны кирәк тапкан.

Ирина Егоровнаның сурдотәрҗемәче булып китүе очраклы түгел. Ул бүген чукраклар җәмгыяте рәисе дә булып тора.

- Минем әти-әнием саңгырау иде. Шуңа күрә сурдотәрҗемәгә ихтыяҗның зурлыгын бик яхшы аңлыйм, - диде ул. - Бу бик мөһим белем дияр идем. Ник дигәндә, ул янәшәдәгеләрне аңларга ярдәм итә. Әлеге төркем белән без беренче тапкыр октябрь аенда очрашкан идек. Хәзер белемнәрне яңартабыз, тагын да тулыландырабыз.

Курска йөрүчеләр арасында Елена Тришкина да бар. Ул 3 нче поликлиникада өлкән медицина регистраторы булып эшли. Аны курсларга йөрергә беркем дә мәҗбүр итмәгән.

- Мин ишарәләр белән сөйләшүне үзләштерүне үзем өчен кирәк дип саныйм. Безнең медицина учреждениесенә телсез-чукраклар да килә. Без аларны аңларга һәм кирәкле табибларына озатырга тырышабыз. Мин инде бераз аларның телен аңлыйм. Аларга ярдәм итә алуыма бик шатмын, - диде ул.

Укулар иртәдән кичкә кадәр бара. Һәрбер дәрес ишарәләр белән бер-береңне сәламләүдән башлана. Курсларда хәтта җырлар да өйрәнелә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250