Әлмәттә тимрәү чәчәк ата
Микроспория, ягъни тимрәү дә көннәр җылыну белән тәннәрдә "чәчәк" ата башлады. Быелның дүрт аенда инде шундый 83 очрак теркәлгән.
Тимрәү йоктыручыларның 18 е генә зурлар, калганнары - балалар. Билгеле булганча, микроспория песиләр, этләрдән йога. Хәтта соңгы вакытта йортта асралучы песиләрдә дә күзәтелә башлаган ул. Хәзер җәй, тиздән каникуллар, балаларның рәхәтләнеп урамда уйный торган чагы. Аларның урамдагы песи-этләр яныннан битараф узып китә алмаганын һәрберебез белә. Бу, әлбәттә, тимрәү белән яный. Әти-әниләр моны истә тотсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа