Әлмәттә тагын бер мастер класс үтте
20-21 гыйнвар көннәрендә "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда йөрәк ритмы бозылу белән авыручыларны радиоешлыклы аблация ысулы белән дәвалау буена мастер-класс үткәрелде.
Әлеге операция Новосибирск фәнни-тикшеренү институтының хирургик аритмология үзәгенең әйдәп баручы йөрәк-тамыр хирургы м.ф.д. Сергей Артеменко җитәкчелек итте. Тахиаритмиянең төрле төрләре белән интегүче 15 кешегә уңышлы операция ясалды, бүгенге көндә алар үзләрен яхшы хис итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа