Әлмәт таңнары

Әлмәттә табиблар өйдән-өйгә йөри

Әлмәттә комплекслы медицина тикшерүе уздыру өчен күчмә бригадалар эшли.

Табиблар 8 Март урамында яшәүче Яхъя Җамалиевның да сәламәтлеген тикшереп китте. Сәламәтлекне өйгә килеп тикшерүче күчмә бригадалар "Татнефть" ААҖ һәм шәһәр медсанчастенда, үзәк район шифаханәсе һәм 3 нче поликлиникаларда оештырылган. Терапевт, окулист, невролог, оториноларинголог, окулисттан торган төркем ел башыннан алып апрель аена чаклы һәр көнне сугыш ветераннарына, шул исәптән тыл хезмәтчәннәренә юл тота.

- Безнең 3 нче поликлиника территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 71 еше яши. Аларның 14 е сугыш инвалиды, - диде гомуми практика табибәсе Әлфия Мортазина. - 40 процент кешене тикшердек инде. Безнең участокка шулай ук Урсалыда, СУ-2 микрорайонында, Иске Әлмәттә, ДСРКда, ягъни шәхси секторда яшәүчеләр дә карый. Ветераннарны комплекслы тикшерү вакытында анализлар да алабыз, электрокардиограмма ясыйбыз. Әгәр ветеран I төркем инвалид икән, ул ай саен тикшерелә, II-III төркем инвалидлар янында кварталга бер тапкыр булабыз. Мондый комплекслы медицина тикшерүе исә елына бер тапкыр үткәрелә.

Тикшердең дә, беттең түгел. Сәламәтлектә тайпылыш ачыкланган очракта, ветераннар йә стационар дәвалануга салына, югары технологияле медицина ярдәменә мохтаҗлар медсанчастька җибәрелә. Өйдә генә дәваланырга мөмкин булганда, участок табибы һәм шәфкать туташы үзләре бирегә киләләр, сәламәтлекне ныгыта торган уколлар кадыйлар, процедуралар уздыралар. Комплекслы медицина тикшерүеннән соң санаторий-профилакторийларга җибәрелүчеләр дә бар икән.

Яхъя ага II төркем инвалид булып чыкты. Табибларны ул бәйрәмгә әзерләнгән кебек киенеп каршылады. Орден-медальләр белән тулы пиджәген кардиограмма алган вакытта гына салып торды. Горурланырлыгы бар да шул. Тормыш сынауларын күп күргән ветеран зарлана белми. 4 яшьтә әтисез калган. Сугыш башланган көн әле дә хәтерендә аның.

- Мин Мөслим районының Баланлы авылында туып-үстем. Без дүрт бала идек - өч малай һәм бер кыз. 1923 елгы абый мине кичтән Тымытыкка Сабантуйга алып барам диде. Икенче көнне иртән торсам, абыйлар юк, Сабантуйга үзләре генә киткән булып чыкты. Шул көнне сугыш башлану турында хәбәр килде, - дип хатирәләрен яңартты Яхъя ага.

Танкист Зәкәрия абыйсы сугышта 1941 елдан алып 1945 елга кадәр була. Берлинга кадәр барып җитә. Тыныч тормышта да алдынгылыкны бирми - Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Икенче абыйсы исә Хезмәт даны ордены кавалеры була.

Яхъя ага да абыйларыннан калышмаган, бүләкләре күп. Сугыш елларында башта колхозда эшләргә туры килә, уналты яше тулгач кына аны японнарга каршы сугышка җибәрәләр.

- Артиллерия полкында хезмәт иттем, разведчик, батальон командиры, капитан булдым. Армиягә киткән җирдән туган якларга 11 елдан соң гына әйләнеп кайту насыйп булды, - диде ул.

Армиядә узган еллары авыр, әмма файдага гына була. Геодизияне яхшы белән егет Бөгелмәдә экспедиция начальнигы булып эшкә урнаша, шул ук вакытта Мәскәү геодизия һәм картография техникумын тәмамлый. Аны Әлмәткә ТатНИПИнефтькә экспедиция начальнигы итеп эшкә чакыралар. Яхья Җамалиев биредә 18 ел эшли, лаеклы ялга да шушыннан зурлап озаталар.

Реклама

Тормыш иптәше Галия ханым белән тәүфыйклы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәннәр бүген кызлары Венера гаиләсе белән яши. Балалары, биш оныклары - иң зур куанычлары.

- Без ел саен әтине 9 майда Мәскәүгә алып барырга тырыша идек. Быел хәтта парадка чакыру да җибәрделәр. Сәламәтлеге куркыта, шуңа күрә чакырудан баш тарттык. Гомумән алганда, табибларга да, ТатНИПИнефть җитәкчелегенә дә әтигә күрсәткән игътибарлары өчен зур рәхмәт. Әле менә санаторийга юллама бирделәр, - диде Венера ханым.

Яхъя ага Җамалиев та ак халатлы шәфкать ияләрен дә, без, журналистларны да, рәхмәт әйтә-әйтә, изге теләкләрен җиткереп озата калды. Үзегезгә дә сыкранмыйча, озын гомерле булып яшәргә язсын әле, ветераннар!

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: