Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә шифаханәләр руль артында көч сынашты

Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында быел дүртенче тапкыр "Елның иң яхшы шоферы" бәйгесе оештырылды.

Бәйге ДОСААФ автомәктәбе территориясендә үтте. Шоферларны сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында әлеге бәйгенең әһәмиятен дә билгеләп үтте. Көч сынашырга биш дәвалау учреждениесеннән тугыз шофер килгән иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тотканнан соң бәйгедә катнашучылар автодромга юл тотты. Алар "Фиат Албеа" һәм "Фиат Дукато" машиналары руле артына утырып, фигуралы йөрүдә, техник төзексезлекне бетерүдә һәм башка күнекмәләр буенча осталыкларын күрсәтте. "Фиат-Албеа" да беренче урынны балалар шифаханәсе шоферы Денис Кашаев алды. "Фиат-Дукато"да да иң оста шофер булып балалар шифаханәсеннән Даниил Осипенко танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса