Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә салкын тидерүчеләр кимегән

Узган атнада республика буенча ОРВИ белән авыруның 13480 очрагы теркәлгән. Бу аннан алдагы атнада белән чагыштырганда 2,1 процентка артыграк.

Әлмәттә исә авыручылар саны кимегән. Алдан 436 кеше салкын тидереп медицина учреждениләренә мөрәҗәгать иткән булса, үткән атнада аларның саны 325 булган. Аларның 149 ы балалар, шул исәптән 92 есе мәктәпкә һәм балалар бакчаларына йөрүчеләр. Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль бүлеге белгечләре әлегә шәһәрдә грипп очрагы теркәлмәвен әйтеп, халыкны аңа каршы вакцина ясатуны тизләтергә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса