Әлмәттә плакат бәйгесе үтте
Әлмәт районында «Гипертония үсеше куркынычы» дигән темага плакатлар смотр-бәйгесе үтте.
Йөрәк-кан тамырлары белән көрәш елы кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмалары һәм дәвалау учреждениеләре арасында әнә шундый исемдә бәйге игълан итте.
Беренче тур 11-19 октябрьдә үтте. Икенчесе - республика туры - 20 сеннән 26 сына кадәр үтәчәк.
Әлмәт муниципаль районында беренче турда 25 плакат катнашты. Жюри алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды: беренче урында - перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шифаханәсе һәм Кителга ФАПы, икенче урында - Әлмәт кан үзәге һәм Мәмәт ФАПы, өченчедә - Әлмәт СПИД-үзәге һәм Колшәрип ФАПы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа