Әлмәттә ОРВИ чигенә башлады
Әлмәт районында узган атна дәвамында ОРВИ белән авыруның 1428 очрагы теркәлгән. Бу аннан алдагы атнага караганда 275 очракка кимрәк.
Шифаханәләрдә һаман да карантин бара. Шулай ук 15, 25 нче мәктәпләрдә, 5 нче гимназиядә укулар тукталып торды. Бүген барлык мәктәпләрдә дә укулар бара.
ВИЧ-инфекция буенча торыш тынычланырга ирек бирми. Республиканың Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, узган атнада республикада теркәлгән 29 очракның сигезе Әлмәткә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа