Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ОРВИ бусаганы узмаган

Узган атнада салкын тиеп авыручыларның республика буенча уртача алганда кабаттан арта баруы күзәтелә башланган. Җиде көн эчендә 11596 кешегә шундый диагноз куелган. Үсеш аннан алдагы атна белән чагыштырганда 37,7 процент тәшкил итә.

Әлмәт районында килгәндә, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, медицина учреждениеләренә бу чорда салкын тиеп авырган 325 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 149 ы балалар. Бездә дә авыручыларның бераз артуы күзәтелсә дә, хәл-торыш эпидемиологик чиктән түбән. Грипп белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Белгечләр грипп Әлмәткә гыйнвар азакларында, февраль башларында килер дип фаразлый. Шулай ук этләрнең кешеләргә ташлануы да дәвам итә. Узган атнада Әлмәттә шундый 9 очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса