Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә наркотиклар белән бәйле хәл кискен

Әлмәттә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә, СПИД эләктергәннәргә ярдәм белән шөгельләнүче Тимур Исламов исемендәге хәйрия фондының филиалы ачылырга тиеш.

Әлеге башлангычны тәкъдим итүчеләр аның төбәк өчен кирәкле гамәл булуын ассызыклый. Наркотикларга каршы комиссия дә Әлмәттә әлеге проблема белән бәйле вәзгыять кискен дигән фикердә. Быелның узган чорында Әлмәттә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән генә дә 90 нан артык җинаять эше ачылган.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча районара бүлек җитәкчесе Вадим Петров сүзләренчә, быел Әлмәттә 14 җинаятьчел наркотөркем ачыкланган, 6 притон ябылган һәм 10 кг наркотик матдә әйләнештән алынган. Аң томалаучы матдәне кулланган һәм саклаган өчен 160 тан артык административ беркетмә төзелгән.

- Соңгы вакытта наркобазарда синтетик наркотиклар өлеше артуы күзәтелә. Тарта һәм исни торган матдәләр героинны кысып чыгарды дисәң дә була, - ди наркокүзәтчелек җитәкчесе.

Баш нарколог сүзләренчә, быел наркодиспансерга наркотикларга бәйлелек синдромы белән беренче тапкыр 21 кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп бүген Әлмәттә 700 гә якын наркоман исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса