Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә коронавирус бармы?

Соңгы ике айда дөнья җәмәгатьчелеге курку хисе белән коронавирусның планета буйлап таралуын күзәтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 10 мартка аны йоктыручылар саны 113 меңнән артып киткән, 4 меңнән артык кеше үлгән.

Коронавирусны йоктыру очраклары 104 илдә ачыкланды инде. Иң күп очрак авыру килеп чыккан илдә – Кытайның үзендә, анда аны йоктыручылар саны 80000 нән артып китте. «Лидерлар» унлыгында шулай ук Италия, Көньяк Корея, Иран, Япония, Франция, Германия, Испания, АКШ һәм Швейцария бар. Россиядә исә 20 очрак теркәлгән. Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллина авыру белән бәйле вәзгыять хакында сөйләде һәм грипп, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләрен бирде.

Ирина Владимировна сүзләренә караганда, елның-елында сентябрьдән сезонлы кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очраклары артуы теркәлә башлый. Авыручанлык атна саен 10-15 процентка арта бара. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап районда 12287 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,8 % ка түбән. Грипп белән исә нибары 8 кеше авырган. Авыру таралу күрсәткечләре эпидемиологик бусагадан артмый.

Ирина Хәйруллина аңлатуынча, коронавируслар – ул барыннан да бигрәк хайваннарны зарарлый торган вируслар семьялыгы, әмма ул кайбер очракларда кешегә дә йогарга мөмкин. Гадәттә, коронавируслар китереп чыгарган авырулар авыр симптоматика тудырмыйча, җиңел формада уза, әмма аларның авыр формалары да теркәлә. Симптомнары – күп кенә респиратор авыруларга хас һәм гадәти, еш кына гади салкын тиюне хәтерләтә, гриппка да охшаган була ала: сулыш алу авырлашу, ютәл, тән температурасы күтәрелү, тән авырту, тамак кычыту, арыганлык хисе. Генетик яктан караганда, коронавирус белән грипп бөтенләй ике төрле авырулар. Грипп вируслары тиз үрчи һәм симптомнар 2-3 көннән барлыкка килә, ә коронавирусныкына 14 көн кирәк.

Баш санитар табиб симптомнар барлыкка килгәндә, кешенең ике атна һәм аннан да азрак вакыт элек коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган илләргә барган затлар белән аралашкан булу-булмавы турында уйланырга киңәш итә. Әгәр андыйлар булса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, табиб яки ашыгыч ярдәм бригадасын өйгә чакыртырга кирәк. Коронавирус китереп чыгарган авыруны дәваларга була, ләкин ул, грипп кебек үк, катлаулануларга китереп җиткерүе белән куркыныч, иң куркынычы - вирус этиологияле пневмония. Хәвеф зонасында - балалар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, иммун системасы зәгыйфьләнгән кешеләр. Әлегә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина юк. Башка респиратор инфекцияләр кебек үк, коронавирус бер кешедән икенче кешегә пычранган көнкүреш әйберләре, пычрак куллар аша күчә. Ютәлләгән, төчкергән вакытта, селәгәй тамчылары аша вирус әйләнә-тирә мохитка тарала.

Роспотребнадзор службасы тарафыннан коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган илләрдән кайткан яки килгән кешеләр мониторингы алып барыла. Бүген 4 кеше өйдә изоляцияләнгән хәлдә медицина күзәтүе уза. Хәзерге вакытта Әлмәт районы территориясендә коронавирус очрагы теркәлгәне юк.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап районда 12287 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,8 % ка түбән. Грипп белән исә нибары 8 кеше авырган. Авыру таралу күрсәткечләре эпидемиологик бусагадан артмый.

Профилактика чаралары

Кулларыгызның чисталыгын саклагыз. Аларны сабын белән еш юыгыз яки дезинфекцияләү чараларыннан файдаланыгыз. Пычрак, юылмаган кул белән битегезгә, күзләрегезгә, борыныгызга, авызыгызга кагылмагыз.

Ризыкны (чикләвек, чипсы, печенье һәм башканы) башка кешеләр дә куллары белән тыгылган уртак упаковкадан яки савыт-сабадан ашамагыз.

Кул биреп күрешүдән яки үбешеп сәламләшүдән тыелып торыгыз.

Гомуми кулланудагы җайланмалар (компьютер клавиатурасы, оргтехника, пультлар һ.б.) өслеген даими чистартып торыгыз.

Медицина битлеге киеп йөрегез.

Наилә Аль-Айюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса