Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ике йөзгә якын пенсионер «Импульс – Өченче яшь» физкультура-савыктыру клубында шөгыльләнә

Калабызның оптимизм хисе ташып торган пенсионерлары физкультура белән актив рәвештә шөгыльләнеп, картлыкны, көчсезлекне үзләренә якын да китермиләр. Һәм сәламәт тән, сәламәт рух белән, матурлыкны саклап калган хәлдә өлкәнәергә мөмкин булуын үз үрнәкләрендә ачык күрсәтәләр.


Әлмәт муниципаль районында барлыгы 49 280 пенсионер яши. Шуларның ике йөзгә якыны «Импульс - Өченче яшь» физкультура-савыктыру клубында шөгыльләнә.
Клуб муниципаль район җитәкчелеге, «Татнефть» ААҖ, профсоюз лидерлары һәм башлангыч ветераннар оешмалары ярдәме белән барлыкка килде. 2011 елдан бирле районда пенсионерлар арасында спортның ун төре буенча «Өченче яшь» спарта­киадасы үткәрелә. Физик культура, спорт һәм туризм буенча идарәнең ветераннар советы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләвенең инде нәтиҗәсе дә бар. Былтыр безнекеләр «Өченче яшь» республика спартакиадасында казанлылардан кала икенче урынны яуладылар.
14 февральдә футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2 нче спартакиадада иң актив катнашучыларны тәбрикләү булды. Бу сәламәт яшәү рәвешен кыйбла итеп алганнар өчен чын-чыннан зур бәйрәмгә әйләнде, кадерле өлкәннәребездә оптимизм хисен, көч һәм дәрт, рух ныклыгын арттырды. Шәһәр ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов та сәламләү сүзендә ветераннар мәшгульлегенең районыбызның үсеш һәм лаеклы тормыш шартлары тудыру концепциясе белән гаҗәеп рә­вештә оста үрелүен бәян итте. Аның сүзләренә караганда, 2012 елда озын гомерле 46 кеше РФ һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булган. Агымдагы ел исемлегендә тагын 202 (90, 95 һәм 100 яшьлекләр) кеше исәпләнә.
18 йөзьяшәребез физкультура белән үз өендә шөгыльләнә. «Импульс» клубына йөрүче иң өлкән пенсионер Юрий Виноградовка 80 яшь. Ватанны саклаучылар көне алдыннан өлкән гвардиячеләрне хәрби комиссар урынбасары Нәфис Гыйззәтуллин тәбрикләде:
Шушындый башлангычка нигез салуыгыз хөрмәт-ихтирамга лаек адым, - диде ул. - Сезнең ныклы сугышчан рухыгыз бүгенге көндә РФ территориясендәге хәрби частьларда хезмәт итүче биш йөзләп Әлмәт егете өчен матур үрнәк булыр дип ышанабыз.
Мария Терентьева өчен «Главнефтегазстройсервис» ҖЧҖдә бергә эшләгән хезмәттәшләре «җан атты». Әлеге ханым әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан. Йөзендә елмаю балкып торучы Мария үзенең сәламәтлек формуласын төзегән: көн дә ир­тән боҗра һәм скакалка белән физик күнегүләр, салкынча душ һәм солы боткасы.
Рәдис Әфләтунов исә пенсиягә кадәр «ТНГП»ның газ-коткару отрядында хезмәт куйган. Анда физик әзерлек мәҗбүри таләп булган. Шуңа да ул бүген дә яхшы формада. Спартакиадада катнашуны һичшиксез кирәк дип саный. Сәламәт булу өчен күнегү­ләр ясаудан туктамый. Бүгенге көндә ул Әлмәт үзәк район шифаханәсенең 2 нче поликлиникасында (Түбән Мактама) алыштыргысыз хезмәткәр: сантехник та, балта остасы да, ишегалды җыештыручы да, электрик та. «Зарядка ясарга иренмәсәң, сәла­мәтлегең гел тәртиптә булыр», - дип елмая Рәдис.
Иң көчлеләргә бүләкләр 14 мартта «Күңелле стартлар» спорт программасында тапшырылачак. Ә бүген «Импульс» клубына йөрүче һәр кеше савыктыру гимнастикасы, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат һәм шашка, йөрү һәм йөзү белән шөгыльләнә ала. Ике волейбол командасы бар. Әлмәт пенсионерлары күнегүләргә керешер алдыннан һәрвакыт үзләренә юлдаш итеп алган гимнны - кояш, салават күпере, чәчәкләр һәм елмаю турында җыр башкаралар. Ә җырның тәэсир көче гаҗәеп: күзләр оч­кынланып яна, канатлар үсеп чыккандай була, тән һәм җан савыга. Димәк, районыбыз да яшәрүгә йөз тота!

Л. Сабитова
АМРның сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте
Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250