Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә дарулар куллану дәрәҗәсе уртача республика күрсәткеченнән югары

Татарстанда уртача бер кешегә дару куллану дәрәҗәсе арткан. 2013 нче елда бер республика кешесенә кулланылган даруларның суммасы 5687 сум булган.

Бу хакта бүген 2013 нче елда ТР фармацевтика хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәсе һәм 2014 нче елга бурычлар буенча республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Казанда, Әлмәт, Нурлат, Балтач, Чүпрәле, Зәй районнарында кеше башына дарулар куллану дәрәҗәсе арткан. Казанда һәм Әлмәттә дару эчү дәрәҗәсе уртача республика күрсәткеченнән дә югары.

Шул ук вакытта 9 районда (Биектау, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мамадыш, Апас, Әгерҗе, Кукмара һәм Аксубай), 2012 нче ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 2 тапкырга - 12 проценттан артыкка кимегән. Тукай, Югары Ослан, Аксубай, Биектау һәм Кайбыч районнарында дарулар куллану дәрәҗәсе түбән, дип хәбәр итә Татар-информ.

Ф.Яркәева билгеләп үткәнчә, уртача бер кешенең дарулар куллану дәрәҗәсе кайчак авыруларның үсешен генә күрсәтә. "Дәвалау даруларын куллану - фармбазары үсешенең цивилизацияле күрсәткече. Без әлегә дарулар куллану дәрәҗәсе буенча уртача Европа күрсәткеченә җитмибез, ул кайбер илләрдә югарырак та", - диде ул.

Семинарда катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин билгеләп үткәнчә, дарулар белән тәэмин ителеш медицина ярдәме сыйфатының бер өлеше, ә фармакология базарының үсеше тулаем алганда сәламәлек үсеше күрсәткечләре белән тыгыз бәйләнгән.

Аның сүзләренчә, бүген ил җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә системалы үзгәрешләргә зур игътибар бирелә.

Ул искәртеп үткәнчә, былтыр 2025 нче елга кадәр халыкны дарулар белән тәэмин итү Стратегиясе расланды. "Бу документ ташламалы дарулар алу хокукына ия булмаган хезмәткә яраклы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү үсешендә әһәмиятле булачак", - дип билгеләде Г.Вафин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы коллегаларын бюджет акчаларын рациональ һәм нәтиҗәле кулланырга чакырды. "Даруларга бәяләр һәм аларны контрольда тоту - бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләсе. Татарстан буенча бәя күрсәткечләре уртача Россия һәм Идел буе федераль округы бәяләреннән яхшырак яки алар белән тәңгәл. Киләчәктә дә даруларга бәянең артуына юл кумаска һәм ассортимент күрсәткечләрен киметмәскә кирәк. Безнең республика бу күрсәткечләр буенча һәрвакыт югары планкада булды", - дип йомгак ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса